Accessibility links

Кайнар хәбәр

XXI гасырның космик чикләре


Астрономия буенча Россия фәннәр академиясе шурасы Казан галимнәренең астрономиягә керткән өлешен күреп, Минтимер Шәймиевка Казанда конференция үткәрү үтенече белән мөрәҗәгать иткән. Татарстан президенты идеягә уңай караган. Әлеге конференция Җирнең беренче космик иярченен җибәрүгә багышланган. Чарада астрономия галимнәре 6 көн буе чыгыш ясаячак.

Грек теленнән тәрҗемә иткәндә, астрономия сүзе “ йолдызлар кануны”н аңлата. Мөгаен, бу иң борынгы фәннәрнең берседер. Борынгы кеше өчен көн белән төн озынлыгының үзгәрүе, яңгыр яву һәм корылык серле тоелган. Кешеләрне һәрвакыт билгесезлек кызыксындыра. Шулай кешеләрдә астрономия серләренә төшенү теләге туа. Инде гасырлар үтте, илдә, гомумән Җир шарында бу өлкәдә миллионлаган профессиональ астрономнар барлыкка килде. Аларның көче белән без Кояш системасындагы планеталар, галактика, кара куышлыклар, Галәмнең үткәне һәм киләчәге турында күп мәгълүматлар беләбез. Шулай да без, шул исәптән галимнәр дә белеп бетермәгән, галимнәр арасында бәхәсләр тудырган сорауар туып тора. 3 ел саен астрономия галимнәре бергә җыелып, мөһим сорауларны чишәләр, фикер алышалар.

17 сентябрьдан 22 сентябрьга кадәр Казан Дәүләт Университетында “21 гасырның космик чикләре” исемле конференция уза. Конференцияне Россия фәннәр академиясе, астрономия буенча Россия фәннәр академиясе шурасы, Казан дәүләт университеты, Татарстан Республикасысы фәннәр академиясе һәм Евразия астрономия җәмгыяте оештыра. Конференция эшендә Россия, Татарстан, чит ил галимнәре катнаша. Академиклар, галимнәр астрономия фәненең Татарстанда, Русия Федерециясендә, гомумән, дөнья фәнендә киләчәктә үсеш мәсәләләре турында сөйләшә. Фәнни чара уңаеннан Казанга чит төбәкләрдән 200 дән арык галим килгән. Шулай ук Казан галимнәренең дә чыгышы була. Чыгышлар нигездә 3 юнәлешкә бүленгән. Астрометрия һәм һава механикасы, йолдыз һәм галактика астрономиясе, астрофизика һәм космология.

Физика һәм математика фәннәре докторы Александр Степанов быел конференциягә яшьләрнең күп килүе шатландыра ди. Аның уйлавынча, яшьләр, гомумән җәмәгатьчелек астрономия фәненә зур кызыксыну күрсәтә.

“Бөтенрусия астрономия конференциясе”нең тантаналы ачылышы 17 сентябрьда УНИКСта булды. Бу ук көнне Русия каһарманы, космонавт Александр Калериның “50 ел космос үзләштерү”, Махсус Астрофизика ообсерваториясе җитәкчесе Юрий Балеганның фәнни чыгышлары булды. 18 сентябрьда да 10 нан артык галимнең пленар чыгышы яңгырады.

Косманавт Александр Калери әйтүенчә, 2020 елда экипаж белән космик кораб Марска очачак дип көтелә. Очуның дәвамлылыгы 2 ел булачак ди. 600 тонна авырлыгындагы корабта 4-6 кеше булачак, беренче очуда “Кызыл планета” әйләнәсендә очарга ниятлибез, - ди 4 мәртәбә космоста булган Александр Калери.

“21 гасырның космик чикләре” исемле бөтенрусия конференциясе 22 сентбрьгә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге чара галимнәр өчен яңаидеяләр, фикерләрБу көннәрдә Казан Русия, чит ил галимнәре җыйган үзенә күрә бер фәнни үзәк булып тора. Мондый зур конференциянең Казанда үтүе очраклы түгел. Нәкъ менә Казанда В.П.Энгельгардт исемендәге астрономия обсерваториясе урнашкан. Ул беренчеләрдән булып барлыкка килгән обсерватория. Ландыш Гобәйдуллина

XS
SM
MD
LG