Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Сочи-2007” җыенында Татарстанның 40 ширкәте катнаша


Сочида үтәчәк IV халыкара инвестицияләр форумына Татарстан бер зур күргәзмә әзерли. Анда республиканың 40 ширкәте үз тауарларын тәкъдим итәчәк.

Татарстан экспозициясе 200 квадрат метр мәйданны билиячәк. Республикадан анда “КамАЗ”, Казан боралак ширкәте, Серго исемендәге берләшмә, “Казанкомпрессормаш”, “Нәфис Косметикс” кебек киң билгеле ширкәтләр катнаша. Сочидагы күргәзмәдә Татарстанның венчур проектлары да зур урын алып тора.
XS
SM
MD
LG