Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омски зиратында вахшилек булганмы?


Интерфакс агентлыгында “Омскиның моселман зиратында 18 каберлек мәсхәрә ителгән” дигән хәбәр чыкты. Әмма Омски мәгълүмат чараларында бу турыда бер-нинди хәбәр дә бирелмәде. Әлеге хәбәр турында шәһәрнең Жәмигъ мәчетендә дә ишетмәгәннәр. Әлеге мәчет имамы Дәүләт хәзрәт Балтабаев “ Белмим, ишетмәдем”, - дип җавап бирде. “Хәер Ихсан” мәчетендә дә бу турыда хәбәрдар түгелләр. “Безгә бу турыда хәбәр итүче булмады,” диде “Хәер-Ихсан” мәчете мөгәллиме Закир хәзрәт Шарипов.

Бер уңайдан шуны да әйтеп үтик, Омскида 4 мөселман зираты бар. Аларның берсе (иске зират) шәһәр кырыендагы Чкалов поселыгында, калганнары шәһәрдән 20-30 чакрым ераклыкта Азово, Морозовка һәм Дружино авыллары янында. Закир хәзрәт фикеренчә, вәхшиләр ерак зиратларга барып йөрмәсләр, өстәвенә, анда каравылчылар да бар. “Кызганычка каршы, шәһәр читендәге, каравылчысы булмаган Чкаловский зиратында, кайбер тәртипсезлекләр булгалый. Еш кына безгә казах кардәшләребезнең каберлекләре өстендә төзелгән корылмалыклар эчендә йорт-җирсез кешеләрнең һәм исерекләрнең яшәүләре турында хәбәр итәләр “- диде Закир хәзрәт.

Сания Мирхалеева, Омски

XS
SM
MD
LG