Accessibility links

Кайнар хәбәр

Колумбия белән Татарстан арасында товар эйләнешеннән керем 43 тапкырга арткан


Татарстан көннән-көн шулкадәр дәрәҗәле илләр белән элемтәләр кора ки, хәтта репсубликада моның ни кадәр аһәмиятле икәнен аңлап бетермәүчеләр дә күп бүген. Узган атнада, Латин Америкасының Колумбия дәүләте илчесенең, Татарстанга килеп, уртак элемтәләр урнаштырырга теләк белдерүенә дә әллә ни игътибар бирелмәде җирле матбугатта. Баксаң белгечләр моны республика язмышында моһим вакыйга ди һәм бу килешүне Русия кебек зур илнең, Кытайның онытылып барган бер провинциясе белән килешү төзүенә тиңли. Дөрестән дә, Татарстан ул нәрсә. Русиянең гади бер регионы, һәм Колумбиянең аннан килешү сорауны ничек аңларга кирәк. Уртак элемтәләр урнаштыруга ниләр этәргән, Татарстанның бай булуымы, әллә сәбәп башкадамы. Кемдер Колумбияне бай, хәтта 1980 еллардагы икътисадий кризисны да уңышлы кичергән тәүләт дип саный, икенчеләр исә аны наркотик саткан, һәм менә дигән кәхвә чыгарган хәерчеләр иле кебек күрә. Икътисад белгечләре бу илне, азык – төлек өлкәсендә генә икътисадий уңышлы дәүләт дисәләр дә, Татарстанга сәфәр вакытында икътисадның бу өлкәсе каралмады. Татарстан премьер-минисры Рөстәм Миңнехановның Колумбиянең Русиядәге вәкиле Диего Хосе Тобон Эчеверри белән очрашканда, күбесенчә икътисадий һәм мәдәни элемтәләр турында сүз барды. Колумбия вәкиле сүзләренчә, Татарстан белән аларны нефть табу берләштерә, һәм алар Колумбиядә Татарстан тәҗрибәсен кулланырга уйлый икән. Иң мөһим сөйләшү Казан вертолетларына кагылды. “Казан вертолет заводы” хәрби боралаклар чыгара башлагач, аларны күпләп сатып ала башладылар. Вәкил сүзләренчә Колумбия хәрби көчләрендә Татарстаннан сатып алынган 30 боралак бар инде, якын арада тагын 4 боралак сатып алырга исәплиләр икән. Боракларның сатылуы анысы әйбәт. Ләкин бу килешүләрдән Татарстан әллә Русия байеймы? Вертолет заводының исемендә Казан сүзе булса да акция бүленешләренә караганда ширкәтнең 30% акциясе Русиянең “Оборонпром”, 20% “Рособоронэспорт”ныкы, 4% Ростов вертолет заводыныкы. Бернчә ай элек Татарстан җитәкчелеге теләмәсә дә, Казан вертолет заводының контроль пакет акциясен Русия ширкәтенә тапшырды. Татарстан белән колумбя арасындагы товар әйләнешенең бәясе исә быел, узган елгыдан 43 тапкырга артып якынча 28 миллион доллар тәшкил иткән. Шуны әйтергә кирәк, Казанга хәтта Вэнэсуэлла президенты Уго Чавес килгәндә ул да , Казан боралакларын алып киткән иде. Гомумән, Казан боралаклары хәзер шундый популяр ки, сентябрь башында башкалада хәтта Европпа боралак форумы да узды. Оча торган машиналардан тыш, кунакларны, дөньяга танылган “Камаз” машиналары да кызыктырган. Очрашу барышында, шулай ук, “Камаз” ширкәтенең Колумбиядә вәкилчелеге ачылуы мөмкинлеге турында да сүз барды.

Егет сүзе бер була дигәндәй, Колумбия илчесе икътисадта гына түгел, мәдәнияттә дә элемтәләрне ныгытырга кирәк дидеме, инде бүген, әле берничә көн үтмәгән инде моның нәтиҗәләре күренә. Әйтик мәсәлән, Казанның сынлы сәнгать музеенда Колумбиядән килгән осталарның эшләрен күрергә була. Шулай итеп Татарстан белән Корлумбия арасында һәряклап элемтәләр ныгый.

Гадел Галәметдин.

XS
SM
MD
LG