Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда кеше хокуклары өчен көрәшүче югалган


“Башкортстан Республикасында кеше һәм гражданин хокуклары өчен” иҗтимагый оешмасының башкарма директоры, ялга чыккан милиция подполковнигы Рәис Дәүләткуҗин 19 сентябрь көнне Уфада билгесез кешеләр тарафыннан алып кителгән. Бу хакта Башкортстанның Берләшкән оппозициясе килештерү шурасы вәкилләре хәбәр итә.

Рәис Дәүләткуҗинны Белорет шәһәре милиция идарәсенең бер төркем хезмәткәрләре утыртып алып киткән, дип фаразлана. Чөнки, югалу алдыннан гына, хокук яклаучыга телефоннан шалтыраталар һәм аңа Белорет районы милициясенең кырын гамәлләре турында ниндидер кассета бирергә теләүләре турында әйтәләр. Берләшкән оппозиция вәкилләре урнашкан бинадан якындагы бакчага чыккач, Дәүләткуҗинны бер машинага төрткәләп кертәләр дә, билгесез тарафка алып китәләр.

Рәис Дәүләткуҗин соңгы вакытта Белорет шәһәре милициясенең кырын гамәлләрен тикшереп, алар хакында ил президенты В. Путинга һәм баш прокурор Ю. Чайкага хатлар җибәргән булган.
XS
SM
MD
LG