Казандагы балигъ булмаганнар колониясендә тәрбияләнүчеләр, андагы һөнәр училищесында, яңа уку елында “ЭВМ операторы” белгечлеге буенча белем ала башлады. Беренче шундый төркем 25 кешегә исәпләнгән. Колония җитәкчелеге, яңа башлангыч өчен, 12 компьютер һәм башка кирәк-яраклар сатып алган.
Колониядә тәрбияләнүчеләр бер ел дәвамында мәгълүмати технологияләр, икътисад, электрон хисаплау машиналары һәм башка юнәлешләр буенча сабаклар алачак. Уку ахырында аларга һөнәр училищесын бетерү турында таныклык бирелә. Бу исә яшь җилкенчәккә, иреккә чыккач, эш табуны ансатлаштырачак.
Колония җитәкчелеге киләчәктә тагын бер компьютер сыйныфы булдырырга ниятли. Әлеге көндә Казан колониясендә 14-18 яшьләр арасындагы 350 хокук бозучы тотыла.