Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ришвәткә каршы көрәшүне рәсмиләр бер төрле, ә журналистлар үзләренчә аңлый


Ни өчен мәгълүмат чаралары тиешле дәрәрҗәдә ришвәтчелек темасын яктыртмый дигәнгә, җыелышта катнашкан һәркемнең үз җавабы бар иде. Әйтик, биредә төп доклад белән чыгыш ясаган Татмедия агентлыгы җитәкчесе Марат Муратов сәбәпне, әлеге өлкәгә тиешле күләмдә акча бүленеп бирмү, ришвәтчелеккә кагылган журналистик методика булмауны атады. Алайда Татарстан газета, радио, телевиденияләрендә ришвәтчелек темасы яктыртылмый диеп булмый. Җыелышта чыгыш ясаучы Игорь Шолохов, статистик мәгълүматларга таяның, быел, ришвәтчелеккә каршы 61 телесюжет, 66 радиоязма, 21 интернет һәм 25 газета язмасы чыккан.

Әлеге җыелышта катнашкан журналистларның бу мәсьәләгә карата фикерләре мондыйрак. Сезгә “Ватаным Татастан” газетасының баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров сүзләрен тәкъдим итәбез.

Тик торганнан торам -торам да хатынын колагын борам дип әйтте ди бит берәү, шунын шикелле, туктагыз әле бу эшне матбугаттан сорап карыйк әле дип аңладым мин бу җыелышны. Чөнки система турында сөйләшү алып барабыз икән аның көрәше дә системалы булырга тиеш миңа калса. Бу бит менә көзге начар күрсәтә дип көзгене бәреп ваткан кебек килеп чыга, ватмасаң инде һичюгы көзгене ошатмавын инде. Әлбәттә бу кызык тема. Кеше йөгереп алып укый торган тема, ләкин без бит аны җир астыннан казып чыгара алмыйбыз. Кайвакытта бик кызык хәлләргә тарый журналистлар. Теге яки бу начальникның тотылуы турындагы мәгълүматны бирмиләр, безнең әле суд булмаган, аннан соң гына әле сезгә бу турыда сөйләргә ярый, дип чыгармыйлар. Ә инде бер укытучы яисә тагын берәр кечкенә очрак туса аны инде суд дип тә тормыйлар, зур итеп авылын шәһәрен күрсәтеп, исемен әйтеп, бирәләр. Шуннан укучының ачуы килә, карагыз әле милионлаган, урлаган кешеләр турында ләм мин, 300 тәңкә акчасын бирмәгән кеше турында зурлап, ришвәтчелек белән көрәшәбез дип язалар бу журналистлар дип.

Җыелышта яңгыраганнардын чыгып әйтсәк, ришвәтчелектә күбрәк, ЮХИДИ, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, мәгариф, сәламәтлек саклау, экологик күзәтү хезмәтләрендә эшләүчеләр тотыла икән. Күрәбез, биредә, чиновник, теге яисә бу ширкәт җитәкчесе, идарә җитәкчесе дигән сүзләр ишетелми. Димәк бу алар ришвәт алмый дигән сүзме? “Звезда поволжья” газетасы баш мөхәррире бер дә алай уйламый.

Чиновникларның ришвәт алуын бер күрүдән белеп була. Аның эш хакы 15-20 мең сум. Ә ул 3 миллионның машинада йөри, берничзә миллион долларлык йорты бар, әле дөнья буйлап сәяхәт коларга акчасы бар. Ничек инде ул ришвәт алмый эшләсен.

Бу әйберләр Татарстан мәгълүмат чараларында чагыламы дигәнгә Рәшит Әхмәтов болай диде.

90% мәгълүмат чаралары бүген я сәяси я икътисади яктан дәүләткә бәйле. Әлбәттә аларда эре ришвәт эшләре турында бер сүз юк. Ришвәтчелекне ничек бетерергә дигәндә белмим, бәлки заманында Петр 1 кебек эшләргәдер. Русия европа берлегенә керсә, бәлки халыкара тикшерү комиссиясен булдырыргадыр. Ләкин шуны әйтәсен микә, Европа илләрендә ришвәтчелек азрак. Италияне алсак, Русия белән чагыштырганда ул бөтенләй пионерлар лагере, балалар бакчасы.

Ришвәтчелек белән көрәшер өчен яңа оешмалар булдырырга кирәк дигән фикер белән Татарстан журналистлар берлеге җитәкчесе Римма Ратникова да килешә. Аның фикеренчә, газеталарда, ришвәтчелеккә каршы тору темасы белән аерым бер кеше шогылләнергә тиеш. Аның каравы“Безнең Гәҗит” мөхәррире Илфат Фәйзрахманов бу афәт белән көрәшер өчен яңа идарәләр ачудан мәгънә күрми.

Безнең бөтен илебез ришвәтлек баткаклыгына кереп чумган. Монда тагын бер күзәтү ясап утырырга тиешле кеше булдырырга кирәк дию, бу безнең тамырдан ялгыш фикер. Гомумән Русиядә комиссияләр, комитетлар, оешмалар төзелә ришвәтчелеккә каршы көрәш дип алардан мәгънә булмый, чөйнки шул ук ришвәтчеләр анда утыра. Үзебездән дә эш башлага кирәктер, журналистлар да бу бәладан азат ителмәгән, аларның да нәфесләре бар дигәндәй, чөнки журналистларны хәзер борыңгы һөнәр белән чагыштыралар.

Җыелыш ахырында, Татарстан президенты аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, Массакүләм мәгълүмат чаралары ришвәтчелеккә каршы берләшеп көрәш алып барырга тиеш диде. Шулай ук биредә, 2008 елда ришвәтчелеккә каршы башкарылырга тиешле программалар да кабул ителде.

Гадел Галәметдин.

XS
SM
MD
LG