Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта Иран офицеры кулга алынган


Гыйракта Иранның бер офицеры кулга алынган. Американ хәрби җитәкчелеге хәбәренә караганда, Иранның Революция гвардиясе махсус бүлеге офицеры Гыйракның төньягындагы Сөләймания шәһәрендә тоткарланган. Американ хәрбиләре ул Гыйракка яшерен рәвештә кораллар ташыган һәм чит илләрдән китерелгән гыйсьянчыларны өйрәтүдә катнашкан, дип раслый.

Гыйрак рәсми вәкилләре исә тоткарланган кеше Иранның сәүдә вәкиллеге төркеме әгъзасы, дип белдерә.
XS
SM
MD
LG