Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанга Алексей Гордеев килде


Русия авыл хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Гордеев җитәкчелегендәге вәкиллек кичә кич Башкортстанга эш сәфәренә килде. Аларны һава аланында республика премьер- министры Рафаэль Байдәүләтов һәм башка рәсми затлар каршы алды.

Мәскәү кунаклары бүген Уфада байтак кына урыннарда булып өлгерде. Башта “Россельхозбанк”ның Башкортстан төбәк бүлеге эшчәнлеге белән танышты алар. Аннан Алексей Гордеев һәм аны озатып йөрүчеләр Башкортстан Аграр университетында ветеринария факультеты бинасын ачуда катнашты.

Уфада “Акбүзат” ат-спорт комплексының яңа биналары төзелеше биләмәләрендә дә булды Русия авыл хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы. Андагы эшләр бәйрәм көннәренә төгәлләнәчәк, дип ышандырды төүчеләр.

Көн дәвамында Мәскәү кунаклары тагын Алексеевка совхозында булып, андагы малчылык һәм үсемлекчелек юнәлешләрендәге алдынгы эш алымнары белән таныша. Башкортларның Рус дәүләтенә кушылуына 450 ел тулуга әзерлек кысаларында тәмамланып килүче зур төзелешләрдә дә булачак Алексей Гордеев. Аны бу сәфәрендә Башкортстанның югары җитәкчеләре озатып йөри.
XS
SM
MD
LG