Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакыстанда президентка каршы ризасызлык чарасы үтте


Пакыстан башкаласы Исламабадта бүген исламчыл оппозициянең йөзләрчә вәкиле, Пәрвәз Мөшәррәфнең тагын президент вазыйфасына дәгъва итүенә каршылык йөзеннән, урам җыены үткәрде.

Әлеге вакытта да президент вазыйфаларын башкаручы Мөшәррәфнең, янә президент сайлауларында катнашу хокугын кире кагып, илнең Югары мәхкәмәсенә шикаятьләр күндерелгән. Мәхкәмә карары киләсе атна башында бәян ителергә тиеш.

Пакыстанда президент сайлаулары 6 октябрьгә билгеләнде. Ил җитәкчесе анда федераль һәм төбәкләрдәге парламентлар депутатлары тарафыннан сайлана.
XS
SM
MD
LG