Accessibility links

Кайнар хәбәр

Танылган галим Федераль иминлек хезмәтенең гафу үтенүен таләп итә


Үзеннән дәүләт серләрен ачкан дигән гаеп алынган Олег Коробейничев Федераль иминлек хезмәтеннән рәсми төстә гафу үтенүне таләп итә. Новосибирск шәһәреннән танылган химик галим Коробейничевка беркая да китмәү шарты куелган иде. Америка Кушма Штатларына ракеталарга каты ягулыкның яңа төрләре турында мәгълүматлар тапшыруда шикләнелгән галим шулай итеп бер елдан артык шәһәрдән беркайда да чыга алмады. Быел май аенда галимгә карата ачылган эш туктатылды.

Новосибирск өлкә прокуратурасы, дәүләт исеменнән гафу үтенеп, Коробейничевка хат юллады. Ләкин, галимнең адвокаты сүзләренчә, ул, иң беренче чиратта, өлкәнең Федераль иминлек хезмәте башлыгының гафу үтенүен көтә. Чөнки, галимгә карата эш, нәкъ менә аның кушуы буенча, узган елның март аенда ачылган булган.
XS
SM
MD
LG