Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытайда исән калган русияле ике спортчы табылды


Кытайда тагын бер русияле сәяхәтче исән килеш табылган. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, табылган кеше – Андрей Паутов. Әле аны табиблар тикшерә. Бүген элегрәк шушы төркемнән югалган башка сәяхәтче - Казан спортчысы, 35 яшьлек Александр Зверев табылган иде. Аны Русия коткаручылары, Кытай очучылары белән берлектә, тауларда тапкан. Спортчы бик йончыган, ул үзенең 25 көн ашамаганын әйтте. Әле хастаханәдә табиблар аның саулыгын ныгыту өчен хәстәрлек күрә.

Александр Зверев та, Андрей Паутов та Русиядән Кытайга сәяхәткә барган алты кешелек төркем спортчылары. Элегрәк бу төркемдәге өч кешенең гәүдәләре табылган иде. Калган бер спортчының язмышы һаман да мәгълүм түгел.
XS
SM
MD
LG