Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара татар галимнәре форумы 3 елга бер узачак


Дөньяның төрле илләреннән килгән татар галимнәре 3 елга бер тапкыр очрашып торырга килеште. Һәм алар Татарстан фәннәр академиясе каршында даими эшли торган координация шурасы да төзеде. Инде хәбәр иткәнебезчә 250ләп татар галиме бу көннәрдә Казанда. Җыен 20 нче сентябрьдә башланган иде. Җомга көнне алар ике төркемгә буленеп- гуманитар фәннәр һәм төгәл- техник фәннәр бүлекләре аерым эшләде.

Татар галимнәренең күпчелеге гуманитар фәнәр төркеменә өстенлек бирде. Милләт, тарих, дин, татарлар тормышы турында чыгышлар яңгырады.

Төгәл-техник фәннәр төркеменә бер 50ләп кенә галим җыелса да ул, фикер алышу-бәхәсләшү, сорау-җавап рәвешендә кызыклы итеп оештырылды. Ләкин төгәл фәннәр бүлегендә күтәрелгән мәсьәләләр, нәкъ шул өлкә белән кызыксынучы галимнәргә генә, аңлашыла иде. Атом бомбалар, мәгълүматлаштыру, төрле илләрдәге фәнни казанышлар турында сүз барды. Төгәл бүлекне Алманиядә яшәүче дөньякүләм танылган астрофизик Рәшит Сюняев һәм Русия Фәннәр академиясенең океаннарны өйрәнү тикшеренү институты җитәкчесе Роберт Нигъмәтуллин алып бардылар.

Гуманитар бүлекне Румыниядән килгән тарих фәннәре докторы Тасин Җемил һәм Русия Халыкара институтының Европа, Америка илләре тарихы кафедрасы профессоры Абдулхан Әхтәмҗан оештырды.

Форум нәтиҗәләре турында Абдулхан Әхтәмҗан:

Без сирәк очраша идек, ниһаять җыела башладык, әмма әле дөньякүләм танылган галимнәрнең барысы да килмәде.

Абдулхан Әхтәмҗан әйткәнчә, чыннан да Роальд Сәгъдиев, Вил Мирзаянов кебек танылган галимнәр юк иде. Ләкин алар киләчәктә бу эшкә кушылыр дип фаразлана. Чөнки хәзер милләттәш галимнәр 3 елга бер җыелып торачак. Шулай ук Татар галимнәренең Координация Шурасы да эшлиячәк ди “Азатлык” радиосына Фәннәр академиясе җитәкчесе Әхмәт Мазгаров:

Ул Фәннәр академиясе каршында көн саен эшли торган оешма булачак. Анда без беренче чиратта исемлек булдырачакбыз, аннары кайсы өлкәләрдә хезмәт итә алуын билгелиячәкбез. Татарстан икътисадына файда китерү юнәлешләрен билгелиячәкбез.

Фәннәр академиясе җитәкчесе Әхмәт Мазгаров республика татар галимнәреннән яңа фикерләрен көтәчәк, ди. Ләкин галимнәр үзләре моңа икеләнебрәк карый. Кытайдан килгән профессор Ильче Сайранов:

Кытай Хөкүмәте барлык җитештергән әйберләрен дөнья күләмендә сатцга иреште һәм алга китте. Барысы да компьютерда эшләнә. Сезгә дә шулай эшләү кирәк.

Кытайдагы профессор Ильчи Сайрановтан аермалы буларак, үзебезгә якынрак - - Русия төбәкләрендәге татар галимнәре Татарстан белән горурлануларын һәм ярдәм итәргә һәрвакыт әзер булуларын белдерәләр. Иркутскидан илгән физика-математика фәннәре кандидаты Гөлнур Әхмәтшина:

Татар галимнәре татар миллиәтен, мәдәниятен үстерүгә үз өлешләрен кертергә тиеш.

Татар галимнәре Халыкара форумы беренче чиратта күрешү-танышу җыены булды дип нәтиҗә ясалды. Резолюция кабул ителде. Анда татар галимнәре арасында хезмәттәшлекне арттыру, бердәм фәнни-тикшеренү корын булдыру, Татарстан икътисадын үстерү өчен яңа инновация программалар ясау, милли тарихны өйрәнү өлкәсендә көчләрне туплау, татар халкына кыйммәт булган документларны Татарстанга кайтаруда ярдәм итү бурычы куелды.

Дөньякүләм танылган татар галимнәре моны, билгеле, бушка эшләргә теләмәс. Шуңадыр инде океаннарны өйрәнүче профессор Роберт Нигъмәтуллин “Баш безнең бар, акча гына юк”, - дип шаяртты.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG