Accessibility links

Кайнар хәбәр

Перуның элекке президенты Чилидан туган иленә озатылачак


Перуның элекке президенты Альберто Фухимори туган иленә озатылачак. Бу хакта Чили Югары мәхкәмәсе карар итте. Әлеге карар соңгысы һәм ул кире каралмаячак, дип әйтелә.

Перуда элекке президентны кеше хокукларын тупас бозуда һәм коррупциядә гаеплиләр. Фухимори Перуга 10 ел җитәкчелек итеп, 2000 елда вазыйфасыннан киткән иде. 2005 елда Чилида булганда, ул, халыкара полиция мөрәҗәгате буенча, кулга алынды.
XS
SM
MD
LG