Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең сулчы фиркаләре сайлау исемлекләрен игълан итте


Коммунистлар һәм Аграр фиркә вәкилләре бүген сайлауларга багышланган җиелышларын үткәрде. Аграр фиркә вәкилләре сайлау исемлегенең беренче 3-легенә фиркә башлыгы Владимир Плотников, Вологдадан сыер савучы Нина Брусникова һәм елекке Коммунистлар фиркәсе әгъзәсе Василий Шандыбинны керткән. Аграр фиркә сайлауларда 10 % тавыш җыярга өметләнә. Коммунистлар фиркәсенең корылтаенда да сайлауларга әзерлек мәсьәләре каралды. Коммунистлар фиркәсенең исемлегендә беренче 3 урында фирка башлыгы Генадий Зюганов, фиркә вәкиле, галим Жорес Алферов һәм Аграр берлек вәкиле Николай Харитоновны күреп була. Коммунстлар фиркасы башлыгы Генадий Зюганов фирка программасын тәкъдим иткәндә, хакимияткә килгән очракта икътисадның төп тармакларын дәүләткә кайтарачакбыз, дип белдерде. Шулай ук, коммунистлар заманча технологияләргә йөз тотарга теләр иде.
XS
SM
MD
LG