Accessibility links

Кайнар хәбәр

Будда дин әһелләре каршылык йөрешләрен дәвам итте


Будда динене торучы меңәрчә дин әһеле, хәрби реҗимга каршылык йөзеннән, Мьяанмар урамнары буйлап каршылык йөрешен дәвам итте. Дин әһелләрен бу илдә нык хөрмәт итәләр. Алар үзләренең хөкүмәткә каршы маршаларын атна буы алып барды. Бүген бер меңнән артык дин әһеле, Янгон шәһәре урамнарыннан каршылык маршы белән үтте. Будда дин әһелләре, Нобел бүләге ияәсе Аунг Сан Суу Кий хәрбиләр тарафыннан тоткарлангачб урамга чыккан иде, дип хәбәр ителә. Каршылык маршлары Мьянмарның 5-6 шәһәрендә үткәрелгән.
XS
SM
MD
LG