Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казахстан һәм Төркмәнстан президентлары БМО Гомум Мәҗлесендә чыгыш ясаячак


БМО Гомум Мәҗлесенең утырышында Казахстан һәм Төркмәнстан җитәкчеләре дә катнашачак. “Азатлык”ның Казах хезмәте хәбәр иткәнчә, Нурсултан Назарбаев Мәҗлес утырышында чыгыш ясарга тиеш. Шулай ук ул американ бизнесы вәкилле белән дә очрашырга тели. Корбангулы Бердымөхәммәдов БМО Гомум Мәҗлесендә чыгыш ясаган беренче Төркмәнстан Президенты булачак. Ул шулай ук АКШ дәүләт секретаре Кондолиза Райс һәм эшмәкәрләр белән дә курешергә тиеш.
XS
SM
MD
LG