Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шигърият һәм инкыйраз


“Туган көнемнән үк бәхет биреп,

Азат балам!- диеп атадың.

Авыр чакларыңда Кол Гали күк

Колың булыйм газиз Ватаным”,- дип яза Рәшит Әхмәтҗанов “Кол Галиләр рухы” дигән әсәрендә.

“Азатлык“ радиосы менә инде ике ай дәвамында, “Шигърият һәм инкыйраз” тапшыруында халыкның яраткан шигырьләрен яңгыратты, Кол Гали һәйкәле янында үз тамашачылары белән шигърият турында сөйләшү уздырып, татар шигърияте халыкка барып җитәме, поэзиягә ихтыяҗ бармы дигән сорауга җавап эзләде.

Әлеге тапшыруның идеясе “Татарстан яшьләре”нең 2 июнь санында Нурсия Шәйдуллинаның “Кәефегез ничек, Минтимер Шәрипович?” дигән мәкаләсендә Татарстан Президенты белән әңгәмәсе басылгач барлыкка килгән иде. Анда Минтимер Шәриповичның:“... без шагыйрләребезнең шигырләрен халыкка җиткерә белмибез. Бу уй миңа һич тынгы бирми. Тырышып-тырышып карыйбыз, әмма таба алмыйбыз шуның әмәлен. Кызганыч күбесе халыкка барып җитми”,- дигән юллары бар.

Татар китапларының киштәләрдә сатылмыйча өелеп торуы гына да моңа бер мисал булып тора. Чыннан да бу мәсьәләнең гади булмавы ачык иде.

Ә бит элек-электән Кол Галинең, беренче язма поэма, “Кыйссаи Йосыфы”, Мәхмүт Галинең “Нәһҗел-әл-Фарадис”ы, Мөхәммәдъярның “Нуры содур” әсәрләре буыннан-буынга мирас буларак күчеп килгән, иң кыймәтле бүләкләрдән саналып, якын кешеләргә тапшырылган. Әлеге әсәрләрне белү ул чорларда белемле, зиһенле икәнлегеңне күрсәтү ысулы да булган. “Кыйссаи Йосыф” поэмасы көйгә дә салып укылган. Бүгенге көндә галимнәргә халыктан җыелган берничә йөз көй билгеле. Бу үз чиратында әсәрнең халык арасына ни кадәр нык таралуын һәм популяр булуын күрсәтә түгелме соң? Ә бүгенге яшьләрнең, олы буын кешеләрнең шулай яратып укыган әдәби әсәрләре бар микән? Я булмаса татар телендә яратып җырлаган җырлары? Азатлык радиосы Кол Гали рухының бүгенге тормышта ничек саклануын, шигриятнең халыкка барып җитүен өйрәнүен дәвам итә.

Казанның Меңъеллыгы бакчасындагы Кол Гали һәйкәле янында ял итүчеләр, нинди дә булса шигырь юллары хәтерлисезме, дигән сорауга менә ничек җавап бирделәр.

-И туган тел, и матур тел, әткәм-әңкәмнең теле. Дөньяда күп нәрсә белдем, син, туган тел, аркылы.

-Әминә елый үкереп, тубым суга төште, дип.Чу, Әминә, елама, туп батмый ул елгада.

-Әллә күпкә, әллә бик озакка, ахыры, мәңге оныта алмамын, Тамбов урамнары уртасында, усак яфраклары шаулавын.

-И туган тел, и матур тел, әткәм-әңкәмнең теле. Дөньяда күп нәрсә белдем, син, туган тел аркылы.

Бакчага күбесенчә студентлар килгән иде, шуңа күрә Тукайның “Туган тел” шигыреннән артык ерак китүче булмаса да, шигырь сөйләүчеләргә кытлык булмады , диде Элмира Газизова.

Бүген Кол Гали һәйкәле янына, чираттагы очрашуга килгән шәхесләр үз тәкъдимнәрен әйттеләр, кызыклы фикерләре белән бүлештеләр.

Анда күренекле язучы, “Оскар-Рекордс” ширкате җитәкчесе урынбасары Ильфак Шиһапов, аның тормыш иптәше, җырчы Илсөя Бәдретдинова, Буа театрының баш режиссеры Раиль Садриев һәм Татарстанның халык шагыйре Ринат Харис килгән иде.

Халык бүген шигырь укыймы? Ихтыяҗы бармы аның әсәрләргә? Кайберәүләр бу сорауларга кешелекне гасырлар буе борчыган дип санаса, кемнәрдер аны бүгенге көн кадагана суккан мәсьәлә дип аңлый. Әмма заман таләбе үзгәрү белән генә рух азык җәмгыятьтән читтә яшәргә тиеш түгелдер. Раил Садриев шигърияткә дә реклама, пиар кирәк, шигырьләрне модага кертергә кирәк дип саный.

Раил Садриев “Һәрбер нәрсәнең үз вакыты бар. Рәсәйдә шигырьгә мода, аның апогее, иң зур ноктасы алтмышынчы елларда башлана. Евтушенко, Булат Окуджава, Роберт Рождественский. Аннары ул әкрен генә сүнә башлады. Рәсәйдә дә, Татарстанда да шигырь күләгәдә калды. Казанның уртасында Гумилевка һәйкәл тора. Әгәр дә кемгә икәнен сорасагыз, бер кем дә җавап бирми. Заман үзгәрде, бер кемгә Гумилев та, Кол Гали да кирәкми. Мода кирәк, пиар, реклама. Нигә кока-коланы адым саен эчәләр, чөнки телевидениедә реклама бар. Милли программаларны ТНВга кертергә, Кол Галине урыс телендә дә, татар телендә дә укырга кирәк.

Борын заманнардан бирле кешелек яңалыкка омтылган. Әдәбият, шигърият тә яңа заман кешесенә ярарлык булырга тиеш, игътибарын җәлеп итеп, аның кызыксынуын уята алсын, ди Раиль әфәнде.

Раил Садриев “Бер заманны шундый ноктага килеп җитәрбез, дин, ислам мәнфәгатьләре, халыкның ихтияҗлары тулысынча туры килми башлар. Глобализация процесслары бара, ә кеше бүтән нәрсәне тели. Аңа бүтәнчә әйберне бирергә кирәк. Әгәр дә замананың таләбе шундый, аңа шундый “фантикка”төреп бирергә кирәк. Кол Гали дә, татар китабы да шул. Кока-коланы бәйлиләр? Бәйлиләр. Ниндидер сәләмә продукцияне бәйлиләр. Бәйләү процессы кирәк. Рухилык, динлек нигез булырга тиеш. Ансыз кешене акча гына кызыксындыра. Бер нәрсә дә эшләмибез. Бүген авыл хүҗалыгын күтәрергә, иртәгә медицинаны күтәрергә кирәк. Көн саен эшләргә кирәк. Мәдәният тә, шигрыять тә шулай.”

Күренекле язучы, “Оскар-Рекордс” ширкате җитәкчесе урынбасары Ильфак Шиһапов мәктәп укучыларының, студентларның һәм гади китап укучының эшен җиңеләйтерлек тәкъдимнәрен кертте. Әгәр татар әдәби әсәрләрен СD, MP3 дискларга яздырып, халык шуларны тыңласа, әдәбиятне, шигъри әсәрләрне белүчеләр бермә-бер артыр иде, дип саный ул.

Илфак Шиһапов “Шигырь белән кызыксынган кеше бар. Диск тыңлау бит әллә нәрсә сорамый. Бүген Тукай шигырьләрен бер дискка яздырып була. Бер Мр3 форматлы дискка ике йөз җыр, димәк ике йөз шигырь сыя. Мин аны сатып алачаклар дип әйтмим. Әгәр дә ике мең ярым мәктәп берәр диск сатып алса, һәрбер әдәбият укытучысы алса, Татарстаннан башка Башкортостан, Мәскәү, чит илләр, без аны эшләргә әзер.

Әлбәттә, әлеге технологиянең татар әдәбиятына аяк атлавы, әти-әниләрне онытканда бер булса да нәни балаларына, әкиятләр, шигырьләр укудан да азат итәр иде.

Илфак Шиһапов“Без балалар әкиятләрен, балалар җырларын, шигырьләрен – бөтенесен эшләргә әзер. Мәдәният, магариф министрлыклары моны эшләми. Андый әйберләр әкрен генә сатылыр. Хәзер сатылмаса, киләчәктә сатылыр. Чөнки балалар китап аз укыйлар. “Балам, китап укы” дисәң, ул аны укымый. Ә әгәр диск кызык эшләнгән булса, бала аны тыңлар. Укытучы мәктәптә әйтә:” Тукайның фәлән шигырен укыгыз” дип. Ул аны оныта, укыйсы килми, чөнки яше шундый. Ә дискны тапса, өйгә керә дә, тыңлый, Тукайның кем икәнен белә.”

Җырчы Илсөя Бәдретдинова да тормыш иптәшенең бу фикерләрен хуплап, күп гомерләрен юлда уздырган һөнәр ияләренә дә әдәбиятка якынаерга ярдәм итәр иде, диде.

Илсөя Бәдретдинова: “Укый белә торган кеше матур шигырьләрне укыса, мин аны тыңлар идем”.

Татар-башкорт сәхнәсендә популяр булган бик күп җырларның авторы, журналист Ильфак Шиһапов үзе дә шигырь эчендә кайнаган кеше буларак, чын шигырь нинди булырга тиеш дигән сорауга җавап эзләп карады.

Илфак Шиһапов: “Чын шигырь – ул интимный әйбер, җыр текстлары турында әйтмим. Күңелең моңсу булганда да укыйсың. Кәефең күңелле чакта да аңлыйсың. Чын шигырьне бер тапкыр укып карау җитә. ”

Алтын Урда ханлыклары чорында ханнар янында иң яхшы шагыйрьләр булган, ханга мәдхияләр язганнар, аның кушуы буенча әсәрләр иҗат иткәннәр, дигән язулар бик күп ядкарьләрдә сакланып калган. Ләкин Ильфак әфәнденең бу хакта фикерләре башкарак.

Илфак Шиһапов:“ Шагыйрьләр төрле булган бит. Әйтәләр, Алтын Урда ханнары үз яннарына иң яхшы шагыйрьләрен җыйганнар. Алар ханнар янында булсалар да, талантлы булганнар. Подхалимничать итсәләр дә, алар аны талантлы итеп ясаганнар. Камил Дәрвиш, бу иң югары ноктасы. Аннары кәсепчелеккә таба төшә. Иң ахырда без, җыр текстлары язучылары, калабыз”.

Чын шагыйрь дигәч тә, Ильфак әфәнде күренекле шагыйрь Мөдәррис Әгъләмовны исенә төшерде. Һәм бергә редакцияда эшләгән елларында булган вакыйганы сөйләде.

Илфак Шиһапов: “Элек дәрвишләр, суфийлар булган. Мин телевизордан карап утырам, үзен шагыйрь дип әйткән, значогын таккан депутат утыра, ниндидер темага яртылаш урысча, яртылыш татарча сөйли. Үзе Казан урамыннан джипта чаба. Бу кеше иңбаштан шагырь була алмый. Әгәр дә шагыйрьне хөкүмәт ашата икән, ул йорт хайванына әйләнә башлый. Шагыйрь – ирекле бөркет. Мөдәррис мәрхүм соңгы ике ел калош киеп йөрде. Аңа безнең танылган журналист берничә тапкыр әйтә: “Мөдәррис абый, монда бит билгеле кешеләр, йөрмә инде калошта”. Мөдәррис абый йомшак кеше, бер тапкыр йөрәге түзмәде, журналист шушы сүзне тагы кабатлагач, әйтте: “Ярамаган тагы бук арасында йөрергә”.

Үз вакытында Мөдәррис Әгъләмов Ильфак Шиһаповка бердән-бер, ләкин йөз җырга торырлык җырының иҗат ителү тарихын да сөйләп калдырган.

Илфак Шиһапов:“Егермеләп җыр тексты бар иде. Мин әйтәм: “Мөдәррис абый, карап чыгыйк әле”. Җыр бит мондый булырга тиеш түгел, ди. Җыр чәчәк турында, гөл турында, әни турында булырга тиеш. Менә болар бәет кебегрәк булдылар, болар – җыр кебегрәк. Ул бит көйләрен белми. Мин әйтәм: “Үзең язганың бармы?” Юк, ди. Унбиш минуттан кире килә, мин сине алдаганмын бит, ди. Мин бит җитмеш өченче елда берне язган идем, “Серле йөрәк”. Ул вакытта татарларда меңләрчә җыр чыкты, онытылды. Бу җыр яши. Ә мин әйтәм: “Ничек яздың син аны?”Ул:“Мин көен тыңладым да, йөрәк турында яхшы булыр иде”, дидем. Бүген дә шушы җырны радиода әйләндерәләр. Әни турында булсын дип, туры рифмаларга корылган җыр бер елга, максимум.”

Иҗатта, бигерәк шигърияттә кеше рухы, аның чын күңелдән язылганмы, түгелме икәнлеге сизелә. Шигърият ялганны, алдауны күтәрә алмый. Чын әсәрләр халык күңеленә кереп яши, яңа әсәрләр тудырырга этәргеч ясый. Авторлары онытыла, халык сүзләренә әйләнә, әмма әсәр яши. Илсөяр Бәдретдинова сөйләп ишеттергән шигырьнең дә авторы билгесез.

Ильсөяр Бәдретдинова:“ Бу шигырьнең авторын белмим, бер-ике көн элек татар әдәбияте укытучысына шалтыратып сорадым, ул да белми.

“Әгәр сине тормыш алдый икән, елама син, каш та җыерма.

Кулларыңны күкрәгеңә куеп басып тор да упкын янында,

Учларыңны һаваларга сузып, кире борыл яшәү ягына.

Мондый авырлыклар берни тормый бу катлаулы тормыш алдында.”

Кол Гали һәйкәле янында Русия дәүләт премиясенә лаек булган балетның либреттосын язган, Татарстанның халык шагыйре Ринат Харис белән сөйләштек. Ул “Зөләйха” әсәренең оеткылары, язылу тарихы инде балачактан ук килә, дип сөйләде.

Ринат Харис “Кол Гали – татар әдәбиятенең генә түгел, бик күп төрки халыкларының әдәбияте башында тора. Ул әдәбиятләребезнең чишмә башында. Кол Гали безнең әдәбиятебездә һәм рухыбызда тоткан урынын күрсәтә беренчедән, икенчедән, аның биеклеген дә күрсәтә. Кол Гали әсәрләре безгә үрнәк булды һәм булачак та. Мин хәтерлим, заманасында, мин бала чакта булганда, дәү әниләргә кунаклар килә торган иде. Башка кунакларны көткәндә, китап сүзләрен сөйлиләр иде. Без, балалар, шушы сүзләрне тыңлап ята идек. Анда, әлбәттә, “Кыссаи Йосыф”, “Йосыф пәйгәмбәр” дип кемдер әйтеп җибәрә иде. Минем өчен Кол Гали үзебезнең Буа районында Казма авылындагы кунак табыннарыннан башланып китте. Шуннан минем күңелемә Кол Гали кереп калган. Мин Кол Гали әсәренә таянып, анда булган вакыйгаларны Болгар җирләренә күчереп, “Зөләйхә” дигән поэма яздым. Ә шушы поэма нигезендә балетка либретто яздым. Либреттога куелган балет 2005 елда Россия дәүләт премиясенә лаек булган”.

Бүгенге Казанда, көнкүрештә Кол Гали яшиме? Сез шагыйрь белән, аның әсәрләре белән кызыксынучыларны күрәсезме, дигән сорауга Ринат әфәнде болай дип җавап бирде.

Ринат Харис “Соңгы елларда китап уку, әдәбият – сәнгать белән кызыксыну шактый кимеде, дип уйлыйм мин. Бигрәк тә моңа үзешчән композиторларының, нота белмәүче тавышсыз җырчыларның күбәеп китүе, аларга чиксез ирек кую, иң зур залларны бирү комачаулый дип тоела. Кол Гали кемнең күңелендә бар икәнен әйтү кыен. Хәтта бик күп татар зыялылары да Кол Галинең исемен генә ишетеп беләләр. Аның “Кыссаи Йосыф”ын тотып караган кешеләр түгел. Казаныбызның Меңъеллыгы алдыннан шәһәребезнең мәркәзенә Кол Гали һәйкәле куелды. Моны мин бик зур эш дип саныйм. Чөнки һәйкәл шәһәр үзәгендә тора, ул:” Мин бар, мине күрегез, мине белегез” дип әйтеп торуы”.

Әңгәмәнең ахырында Татарстанның халык шагыйре Ринат Харис үзе иҗат иткән “Кол Гали монологы” белән таныштырды. Шагыйрь әсәрендә Кол Галине өч илаһи бөек көчнең гүзәл бер тупланышы- кылыч, каләм һәм төрән, символлары аша күрә.

Ринат Харис “Болгар йорт ил табары, олы мирасы, иде. Миңа өч ук калдырды. Берсенең очы – тимер. Берсенең очы – көмеш. Берсенең очы – алтын. Болгар йорт ил табары, төп васыяте итеп, өч киңәшен калдырды. Тимер укны – алга ат, көмеш укны – өскә ат, алтын укны – аска ат. Салып туйра җәягә, аттым мин тимер укны. Ватаным җирләренә аяк баскан дошманның аттым да җанын алдым. Булат кылыч бирделәр. Ил сагы бул диделәр. Салып туйра җәягә аттым мин көмеш укны. Парын җуйган аккошның канатыннан каерып бер каурыен алганмын. Ап-ак кагәзь бирделәр. Җырчыбыз бул, диделәр. Салып туйра җәягә аттым мин алтын укны. Яу үткән җиргә чумып, угым юлдан югалды. Аксакаллар килделәр. Кулга сабан бирделәр. Сөреп эзлә, диделәр. Мин һаман ил сагында. Мин хакыкатьне җырлыйм. Туган кырларын сөрәм. Өч илаһи көчемне бергә туплауда гына мин бәхетемне күрәм. Кылыч, каләм һәм төрән”.

XS
SM
MD
LG