Accessibility links

Кайнар хәбәр

Косово башкаласында шартлату оештыручыларны эзлиләр


Косово башкаласы Приштинада дүшәмбегә каршы төндә шартлау булды. Полиция мәглүматларына караганда, 2 кеше үлгән, 12-се яраланган.

Шартлау кибетләр һәм рестораннар урнашкан, халык күп йөри торган җирдә булган. Хәзер анда халыкара тынычлык көчләре белән Берләшкән милләтләр оешмасы полициясе катнашлыгында тикшерү үткәрелә.

Бу шартлау Косово белән Сербия арасында төбәкнең статусы турында 28 сентябрьгә билгеләнгән турыдан-туры сөйләшүләр алдыннан булды.
XS
SM
MD
LG