Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы гипермаркетында татар китабы юк


Чаллыда моңа кадәр дә 15ләп китап кибете бар иде. Ләкин монысы, яңа ачылган “Книжный двор” дип аталганы Кама аръягындагы шәһәрләрдә иң зурысы. Чаллыдагы шушы кибетнең мәйданы 15 сутый, ягьни 1500 м квадрат.

Сәүдә йортын ачу тантанасында Чаллының автозавод районы башлыгы А.Гайнетдинов сүзләренчә, гипермаркет сатып алучыларга 90 мең исемдә китап тәкьдим итәчәк. Чаллы зурлыгы ягыннан Татарстанда 2нче урында. Ярты миллион халыкның 50%тан артыгы татар. Димәк, шушы халыкның мәнфәгате дә әлеге гипермаркетта чагылырга тиеш. Чынбарлыкта ничек? Чынбарлыкта галәмәт зур китап кибетенең бер почмагында гына, бер кечкенә киштәгә санаулы гына күләмдә татар китаплары куелган. Аларның да күпчелеге, балаларныкы булсын, зурларныкы булсын, урыс телендә. Ни өчен шулай? “Книжный двор” китап кибете хезмәткәре, элекке журналист Мисхай Төхватуллин әлеге сорауга әлләни ачык җавап бирмәде. Менә аның фикерләре:

- Бу кибет бик кирәк иде. Әмма биредә татар китаплары аз. Кибетнең мәйданы 1500м квадрат булса, татар китапларына 1м квадрат урын бирелгән. Ни өчен шулай? Дигән сорауны сезгә дә, җитәкчеләргә дә, бөтен татар халкына бирергә була. Кем гаепле? Үзебез гаепле, дип саныйм.

Зур китап кибете ачылу тантанасында ни Чаллыдан, ни Казаннан бер генә татар яки рус язучысы күренмәде. Шулай ук татар китаплары киштәсе янына килгән кешеләрне күрү, фикерләрен сорашу насыйп булмады. “Шәһри Чаллы” газетасы хәбәрчесе Илгизә Лотфуллина да шушындый күренешкә дучар булган.

“Көч-хәл белән тар гына киштәгә кызганыч кыяфәттә тезелешкән татар китапларын эзләп таптым. Тукайның зур форматтагы “Шүрәле”-сеннән башка татар классикларының бер генә әсәре дә юк иде киштәдә.

Мине иң борчыганы шул булды – киштәләр янында татар китаплары белән кызыксынган бер генә кеше дә күрмәдем. Хәер, авызның кыек булганга көзгегә үпкәләмиләр. Сатуда татар китапларының азлыгы, мөгаен, ихтыяҗ юклыктандыр.

Журналист И.Лотфуллина шундый нәтиҗ ясый. Ә менә Казандагы китап кибетендә татар китапларын эзләүчеләр бар икән, ләкин китаплары юк. Мисхәт Төхвәтуллин сөйли: - Безнең кибеткә татарлар күп керә. Ана телендә китап сорыйлар. Ләкин лаеклы китап тәкьдим итә алмыйбыз, чөнки алар юк.

Төхвәтуллин әфәнде татар китаплары юк дисә дә, Чаллының ике урынында милли китаплар сатыла үзе. Ләкин андагы мәйданнар тавык кетлегеннән зур түгел. Татар китабына шул кетәклектән чыгып урыс, дөнья әдәбияты белән янәшә басар вакыт җитмәгән, күрәсең.

Гафиулла Газиз, Чаллы

XS
SM
MD
LG