Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тарих дәреслекләрендә бар дөреслек чагыламы?


Русиянең Яңа тарих дәреслегенә үзгәрешләр керәчәк. Шунысы гаҗәп, анда Сталин Советлар берлегенең иң уңышлы җитәкчесе итеп билгеләнә. Бу дәреслек инде академиклар тарафыннан хупланган. Русия Тарих дәреслекләренә үзгәрешләр кертергә кирәклеге турында күп сөйләнде. Репрессия еллары, татар-монгол басымы, төрле милләтләргә караш тулысынча бирелмәгән, яки дөреслеккә туры килми дип ассызыкланды. Бу хакта тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков:

Федераль һәм үзебезнең дәреслекләрдә дә җитешмәгән яклар әле бар. Мәсәлән, федераль дәреслекләрдә 30нчы елларда һәм соңрак булган репрессияләр аз яктыртыла. Бездә бит ул вакытта имамнар, сәүдәгәрләр, бай крестьяннар һәм сәүдәгәрләр репрессиягә эләгәләр. Менә ул тема гомумиерәк яктыртыла, ягъни Русия күләмендә ничек булганы берничә сүз белән ассызыклана, әмма татарларда ничек чагылганы әйтелми. Татарларның бик күп кешеләре, аерым алганда 1940нчы елда 30 меңгә якыны төрмәләрдә утыралар. Бу исән калганнары гына әле.

Галим Дамир Исхаков репрессияләр соңрак та булган дип ассызыклый. Идел буе татарларын Кырым татарлары белән сөргенгә җибәрергә җыенулары турында тарих дәреслекләрендә шулай ук берни язылмаган.

Киресенчә, хәзер яңа әзерләнгән тарих дәреслегендә меңләгән кешенең башына җиткән 37нче елгы репрессия– илне торгынлыктан соң тәрракыйяткә китергән юл дип билгеләнә. Әлеге дәреслекнең авторлары Советлар Берлегендәге вәхшилекне яшерәләр - Сталинны ул чактагы иң яхшы җитәкчеләрнең берсе итеп билгелиләр. Атып үтерелгән – юк ителгән меңләгән кешеләр бөек илнең үсеше өчен кирәкле “чистарту” иде дип языла.

Татарстандагы тарих белгечләре әйтүенчә, тарих дәреслекләрендә төрле милләтләр турында мәгълүмат дөреслекне чагылдырмый. Тарих фәннәре докторы Айдар Хабетдинов:

Европа Шурасында аерым пункт булган, анда Русия дәреслекләрендәге монгол-татар игосы бүлекләрен үзгәртергә. Ләкин кызганычка каршы сәяси сүз көрәштерүләр күп булды, ә фактларга игътибар ителмәде. Шуңа бернинди үзгәреш юк.

Айдар Хабетдинов Русия тарихы дәреслекләрендә фаҗигаләр һәм хаталар турында аз әйтелә ди. Галим Дамир Исхаков:

1950нче елларда татарларга булган басымнар, аннан соң 1952-56нчы еллар арасында Казанда эшләнгән тарих дәреслекләрен юкка чыгару проблемасы бар. Бу хакта федераль һәм безнең дәреслекләрдә дә берни юк. Әле бит гражданнар сугышы, инкыйлабны яктырту мәсьәләләре дә бар. Милли хәрәкәткә яңача карау, гомумән яңача эшләргә кирәк моны. Әмма иң кызганычы шул, соңгы вакытта килгән хәбәрләргә караганда, Мәскәүдә төбәк компонентын бетерергә җыеналар. Ул да булмаса без ул дәреслекләрне ничек ясарбыз бу билгесез.

Татарстан мәктәпләрендә төбәк компоненты нигезендә, Татарстан тарихы укытыла. Мәскәү аңа да чик куйса, укучылар бары Русия тарихы дәреслекләре нигезендә генә белем алачак. Ә яңа әзерләнгән тарих дәреслеге шактый бәхәсле . Анда репрессиягә уңай бәя бирүдән тыш, Советлар Берлегенең таркалуы да 20нче гасырның иң зур фаҗигасе дип әйтелә.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG