Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран президенты Нью-Йоркка килде


Иран президенты Мәхмүд Әхмәдиниҗад, Берләшкән Милләтләр Оешмасы Баш Ассамблеясендә катнашу өчен, Нью-Йоркка килде.

Иран башлыгы шулай ук Колумбия университетында чыгыш ясау өчен чакыру да алды. Бу исә күп кенә америкалыларның нәфрәтен кузгатты.

Колумбия университеты вәкилләре, сүз иреге булсын өчен, һәркемгә үз фикерен әйтү мөмкинлеге бирелергә тиеш дип белдерде, шул исәптән, Иран президенты да бу хокукка ия.
XS
SM
MD
LG