Accessibility links

Юбилей объектлары ачылды


Узган шимбә Башкортстанның үз иреге белән Русиягә кушылуы бәйрәме уңаеннан төзелгән берничә объектны ачу чарасы узды. Шуларның иң зурысы Конгресс-холл һәм Акбузат ипподромнары. Конгресс-холл башта Дуслык йорты булып төзелә башлаган иде, ләкин федераль казнадан тиешле акчалар күчмәү сәбәпле, —“дуслык сүнде” һәм ул Конгресс-холл исемендәге сәүдә һәм ял итү үзәгенә әйләнде. Халыкта бина тагы бер исем белән йөртелә — аны, охшашлыгы сәбәпле, Титаник дип атыйлар. Бина үз эченә 839 урынлык концерт залы, 120урынлык милли ашлар йорты, мең кеше сыешлы сәүдә үзәге, кышкы бакча, 230 машинага исәпләнгән җир асты машина кую урыннарын алган.

Акбузат ипподромы 15 меңгә якын кеше сыйдырышлы. Аның ат сарайлары 108 атка исәпләнгән, анда хәтта атлар өчен бассейн да бар. Ипподромны төзү 1 миллиард 130 миллион сумга төшкән.

Шул ук көнне Салават Юлаев проспектында 212 метр озынлыктагы, 8 рәтле җир асты машина юлы һәм “Метро” гипермаркеты янында күпер, республика клиник хастаханәсендә хирургия корпуслары да ачылды.
XS
SM
MD
LG