Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мьянма башкаласында каршылык чаралары дәвам итә


Мьянма башкаласы Янгонда бүген тагын күп халык хөкүмәткә каршылык белдергән урам җыеннарында катнаша. Каршылык чараларына будда руханилары җитәкчелек итә. Алар ил хакимиятендәге хәрбиләрнең сәясәтенә каршылк белдерә. Ризасызлык чаралары хөкүмәт ягулыкка, бензинга бәяләрне тагын арттырганнан соң, башланып китте.

Илгә җитәкчелек итүче хәрби хакимиятләр руханиларны сәясәткә кысылмаска кисәтте.

Кичә Янгонда урам җыеннарына 100 мең чамасы кеше чыкты. Әлегә хәрбиләр каршылык чараларында катнашучыларны куып таратудан тыелып тора.
XS
SM
MD
LG