Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда яна башлангычларга күп акча сорала


Үзенең 56 иң эре инвестиция проектларын тормышка ашыру өчен, Башкортстанга 200 миллиард сум акча кирәк булачак. Бу хакта республика президенты Мортаза Рәхимов бүген Уфадагы халыкара конференциядә чыгыш ясаганда әйтте. “Башкортстан республикасында киләчәктәге хезмәттәшлекнең эшлекле мөмкинлекләре һәм аларны үстерү” дигән темага үтүче бу җыенда зур программаларны гамәлгә ашыру юллары тикшерелә.

Мортаза Рәхимов Берләшкән милләтләр оешмасының сәнәгать үсеше программасының Башкортстанга кагылган өлешен тормышка ашыру барышына югары бәя бирде.
XS
SM
MD
LG