Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грозныйда Ваһап Тутаков азат ителгән


Грозныйда Ичкерия парламентының Ауропа Шурасы Парламент Ассамблеясендәге элекке вәкиле Ваһап Тутаков азат ителгән. Ул 10 сентябрьдә билгесез кешеләр тарафыннан алып кителгән иде.

Кеше хокукларын яклаучы “Мемориал” үзәге мәгълүматларына караганда, Тутаковны шимбә көнне иреккә җибәргәннәр. Урлаучылар аны Чечнядәге кеше хокукларын яклау вәкиллеге бинасы каршында төшереп калдырган.

Тутаковның сүзләренчә, ул үзенең кайда тотылганлыгын белми. Урланган көнне, кыйнау сәбәпле, аны йөрәк өянәге тоткан.
XS
SM
MD
LG