Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта чираттагы шартлаулар булды


Гыйрак башкаласында, бер-бер артлы оештырылган берничә шартлаудан, кимендә 6 кеше үлгән, егермеләбе яраланган. Миналар урнаштырылган ике машина сәүдә үзәкләре урнашкан урамда берьюлы диярлек шартлаган.

Гыйракның көньягында Басра шәһәрендә булган шартлаудан полициянең 3 хезмәткәре үлгән һшм егерме тирәсе кеше яраланган.

Җирле хакимиятләр хәбәренә караганда, үзен дә корбан итүче бер гыйсьянчы полиция бүлеге янында миналар куелган машинаны шартлаткан.
XS
SM
MD
LG