Accessibility links

Кайнар хәбәр

Берләшкән Милләтләр Оешмасы Гомум мәҗлесе утырышы башланды


Нью-Йоркта Берләшкән милләтләр оешмасы Гомум мәҗлесенең чираттагы җыены үз эшен башлады. Берләшкән Милләтләр Оешмасы генераль секретаре Пан Ги Мун дөнья илләре башлыкларына мөрәҗәгать итеп, яшәешнең бик җитди проблемалар алдында торуын әйтеп, аларга каршы тупланыбрак һәм бергәрәк көрәшергә кирәклеген ассызыклады.

Киңәшмәдә Америка Кушма Штатлары президенты Джордж Буш чыгыш ясады һәм төрле мәсьәләләр буенча үз фикерләре белән уртаклашты. Үзенең чыгышында Буш Мьянмадагы хәрби җитәкчеләргә каршы яңа чикләүләр кертүен игълан итте. Ул шулай ук башка илләрне Әфганстан, Гыйрак һәм Ливандагы демократия өчен көрәшкә ярдәм итәргә чакырды.

Гомум мәҗлес үз эшен дәвам итә. Анда, башкалар белән бергә, Иран президенты да чыгыш ясаячак.
XS
SM
MD
LG