Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Татнефть” тиздән Shell ширкәте белән хезмәттәшлек итәчәк


Якын көннәрдә Татарстанның иң куәтле ширкәтләренең берсе – “Татнефть” Англия һәм Голландиянең уртак ширкәте булган Shell белән килешү төзиячәк. Ул килешү Татарстан яткылыкларындагы битумлы нефтьне чыгаручы берлектәге ширкәт төзүне күз уңында тота.

“Татнефть” күптән инде битумлы нефть чыганакларын үзләштерә башлау өчен хезмәттәш эзли иде. Республикада андый яткылыклардагы нефть миллионнарча тонна белән исәпләнә. Димәк, уртак ширкәт төзелсә, Татарстан икътисады өчен бу башлангыч бик отышлы була. Shell ширкәте белән бергә эшләү дөнья базарында “Татнефть”нең финанс бәяләмәләрен дә күтәрәчәк. Әлбәттә инде, Shell ширкәте дә бу эштә үзенә файда күрәчәк. Татарстан да Shellны дөньядагы куәтле 8 ширкәт арасыннан сайлап алган.
XS
SM
MD
LG