Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда халыкара Аксаков бәйрәме башланды


Башкортстанда бүген XVII халыкара Аксаков бәйрәме башланып китте. Республиканың берничә төбәгендә оештырылучы бәйрәм чаралары 30 сентябргә кадәр дәвам итәчәк.

Башкортстан Мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, быелгы тантаналар программасы да бай була. Анда талипларга Асаков стипендияләрен тапшыру, Уфа дәүләт сәнгать академиясендә Аксаков балын оештыру, спектакль күрсәтү каралган.

Шулай ук әлеге бәйрәм кысаларында Сергей Аксаковның 190 еллыгына багышланган гыйльми-гамәли конференция дә була. Анда галимнәр, сәнгать белгечләре, телчеләр катнаша. Моннан тыш та бәйрәмдә бихисап мәдәни чаралар үтәчәк.
XS
SM
MD
LG