Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия вәкиллеге Сергей Лавров белән очрашудан баш тартты


Грузия вәкиллеге Русия чит ил эшләре министры Сергей Лавров белән алдан килешенгән очрашудан баш тартты. Әлеге очрашу Нью-Йоркта, Берләшкән милләтләр оешмасының Гомум мәҗлесе утырышы барганда үтәргә тиеш иде.

Грузия чит ил эшләре министры Гела Бежуашвили, үзенең бик мәшгуль булын сәбәп итеп, берничә генә сәгать калгач, ул очрашуга килә алмаячагын хәбәр итте.

Бу хәлгә үз фикерен белдереп, Русия чит ил эшләре министры С. Лавров:”Тбилиси Грузия-Осетия һәм Грузия-Абхазия бәхәсләрен тикшерүдән читләшә”, - диде.
XS
SM
MD
LG