Accessibility links

Кайнар хәбәр

Белгечләр тарафыннан мескен саналган “Уң көчләр берлеге” фиркасе дә сайлауларда 7% тавыш җыярга ниятли


“Уң көчләр берлеге” фиркасенең Татарстан исемлеген Дәүләт шурасы депутаты Таркаев Александр җитәклм. Аннан тыш, матбугат очрашуында исемлекнең тагына ике лидеры “Идея” технопаркы җитәкчесе Сергей Юшко һәм фирка әгъзасы Шәмсетдинов Марсель дә бар иде. Барлыгы исә бу исемлеккә 5 кеше кергән, тагын Тишевский белән Арсланов та. Сайлау алдынан яасала торган акцияләргә, матбугаттагы язмаларга, сәясәт белгечләре фикерләренә караганда, “Бердәм Русия”, Комунистлар, Либераллар фиркаләре янында, “СПС” ягъни “Уң көчләр берлеге” фиркасенең хәле бик мескен. Әлбәттә очрашу барышында журналистлар да моңа игътибар итми кала алмады. Фирка әгъзалары үзләре исә, бу фикерне инкарь итте.

Быел регионнарда узган 11 сайлауның 8зеннән безнең фиркә узды, тагын берничәсендә 6,9 % тавыш җыйдык. Бу нәтиҗәләр бик яхшы. Шуңа күрә безнең фирканең хәле бик начар димәс иде. Әйе тарихка күз салсак, уңышсыз сайлаулар булгана иде, ул вакыттагы лидерлар үз көчләрен артык күргәннәр, һәм алар үз ялгышлыклары өчен түләделәр. Ләкин идеяләр яши, аның белән бергә фирка дә.

Журналистлар тарафыннан шулай ук, ни өчен сез үзегезнең сайлаучыгызны күбрәк өлкән кешеләр итеп күрәсез һәм аларга таянасыз, киләчәк бит яшьләр кулында. Бу мәсьәләдә дә фирка әгъзаларының үз фикерләре бар.

Яшьләр бүген сайлауга йөрми, Дом 2 караганга гына түгел, аның үз-үзен туендырыр өчен, яшәү өчен, уку, машина алыр, өйләнер өчен акча эшлисе бар. Шуңа күрә алар сайлау мәсьәләсендә пассив. Ни өчен без олы яшьтәгеләргә таянабыз, чөнки алар төрлае сәяси вакыйгаларны узган. Аннан соң пенсионер дигәннән куркырга кирәкми, менә мин пренсионер, башкалардан кайсы җирем ким.

“Уң көчләр берлеге” фиркасе алга сөргән төп төп идеяләрне Таркаев әфәнде болай диде.

Миңа ошамый, кайчан презмдент аппаратының аналитик үзәге җитәкчесе Даркович, әңгәмә вакытынңа, ачыктан-ачык, бүген ришвәт якынча 30% һәм чиновниклар берничек тә ришвәт алмый эшли алмый диюе. Инде шундый югары даирәдә дә бу хакта шулай ачык сөйләшәләр икән, ничек ришвәтчелек чәчәк атмасын. Безнең төп лозунг коррупциягә каршы. Безгә олигархия, бюрократия демократиясе дә кирәкми, Коммерция белән дәүләт бергә эшләргә тиеш түгел.

Инде берничә ай матбугатта сайлауларда кайсы фирка күпме тавыш җыяр икән дип фаразлар бара. “Уң көчләр берлеге” фирасе әгъзалары сайлау нәтиҗәлер болай күрә.

Әлбәттә беренче урынны “Бердәм Русия” фиркасе алачак, монысы һичшиксез. Калган фиркаләр турында ниндидер төгәл фаразлар әйтүе кыен. Элек республикада Комунистлар көчле иде, ләкин бу фирка лидерлары үз-үзләре белән көрәшеп көчләрен җуйдылар. “Гадел Русия” белән дә аңлашылмый. Биредә Һаман лидерлар алмашына, соңгысы Флера Зиятдинова башта “Бердәм Русиядә” иде, хәзер “Гадел Русиядә”. Штанин башта бездә иде, хәзер “Яблоко”да. Гомумән, бер елда да әле моның хәтлек күп үзгәрешләр булганы юк иде әле, быелгы сайлаулар бик кызык үтәчәк минемчә. Бүгенге көндә республиканың кайбер районнарында безнең фиркагә 7%тан күбрәк тавыш бирәләр, кайдадыр азрак, ләкин без уйлыйбыз, авырлык белән булса да, 7% киртәне уза алырбыз дип.

Шулай итеп белгечләр тарафыннан бик мескен саналган “Уң көчләр берлеге” фиркасе сайлауларда үзен мескен итеп күрсәтергә теләми.

Гадел Галәметдин.

XS
SM
MD
LG