Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тинчурин театрын гыйнуарда төзекләндереп бетерергә исәплиләр


Тинчурин театрының сәхнәсе метр ярымга зурая, кырыена тагын бер янкорма салына, ә тыштан исә терокот- кирпеч төсенә буяячаклар. Театр мөдире Фәнис Мөсәгыйтов әйтүенчә, яңартылган бинада беренче тамашачыларны гыйнуар аенда кабул итергә җыеналар. Баксаң, соңгы вакытларда яшел төсе белән үзенә җәлеп итеп торган бу бина беренче салынганда кирпеч төсендә булган икән. Документлар сөйләвенчә, ул 1850 елда Казанның “Яңа театры” буларак төзелгән. Үктәбер иңкыйлабыннан соң мәдәният йорты вазифасын үтәгән. Аннан соң кабат театр булып моннан опера- балет театры да, Камал театры да башка чыккан. Җиңелчә генә төзекләндерербез дип башлаган идек без бу эшне, әмма тотынгач, бинага реанимация кирәклеге ачыкланды. Яңаны кору бәлки җиңелерәк тә булган булыр иде, ди Мөсәгыйтов. Бетергәнче күпме акча тотарга уйлыйсыз?- дигән сорауга ул, 38 миллионнан башланган иде. Финанс безнең аша узмый, шуңа күрә әйтә алмыйм, диде. Театр җитәкчелеге әйтүенчә, сипләнеп, бизәлеп беткәч, шәһәрдә мондый матур һәм берничә төр юнәлешне: музей, күргәзмәләр залы һәм кафены берләштергән бина әлегә булмаячак. Русия мәдәниятында башланган коммерциясез автоном оешмага күчү, яисә үз- үзеңне туйдыру да киләчәктә аларны читләтеп үтмәячәгенә ышаналар. “Анда бик яхшы кафе булачак. Ачканнан соң цехларны хозрасчетка күчерәчәкбез”,- ди Мөсәгыйтов. Тинчуринлыларның алга таба бөтен максаты янчыкларын бөтәйтү. Артистлар бүгенге көндә алай күп акча алмый. Уртача 4 мең. Шулай да араларында 9 мең алучылар да бар икән. Үзләрендә төзекләндерү эшләрен башлап, Казанның башка сәхнәләрендә уйнарга керешкәч, юл чыгымнары өчен һәр ай саен 600 сум өстәмә түләү дә каралган.

Башка сәхнә дигәннән, яңа 74 нче сезонны Казанның Химиклар мәдәният сараенда Кәрим Тинчуринның “Американ”ы белән ачачаклар. Чөнки, 2007 елның 15 сентябрендә драматургның тууына 120 ел тулды. Ул көннәрдә театр Тинчуринның туган якларында Пенза өлкәсендә барып, 3 көн буе спектакльләр күрсәтергә тиеш булган. Әмма Пенза өлкәсе диния идарәсе ураза ае булганга, бу чараларны үткәбер аена күчерүне сораган.

Чит сәхнә, чит сәхнә инде, кайсының әйләнүче түгәрәге юк, кайсы кечкенә, ди театрчылар. Әмма Казанда төрле урында уйнау билет бәясенә йогынты ясамый икән. Казанда иң кыйммәт билет 250 сум торса, Мәскәүдә уйнаганда иң арзаны бу бәядән башланып 800 сумга җитә, ди алар.

Театр җитәкчелеге әйтүенчә, бүгенге көндә алар Татар дәүләт драма һәм комедия театры дип йөртелсә дә, күчмә театр традицияләренә тугрылыклы. Яңа сезонда да Татарстанның бөтен районнарын урап чыгачаклар. Мәскәү, Ижау һәм башка калаларга да барырга исәпләре. Тик менә тинчуринлыларның читкә чыгып йөрергә автобуслары һәм декорация ташырга машиналары гына бик искергән икән. Узган сезонда Түбән Новгород якларына юл алганда сәхнә җиһазлары төягән машина ватылып калып аны сөйрәтеп алып кайткан булганнар. Бүгенге көндә Тинчурин театры җитәкчелеге әйтүенчә, Татарстан хөкүмәте аларга елына 13 миллион сум акча бирә. Соңгы вакытта сәфәрләр өчен дә аерым матдәдән финанслый башлаганнар. Күршеләре Камал театрының еллык бюджеты 3 тапкырга күберәк икән.

Куелачак әсәрләргә килгәндә исә Тинчуриннар яңа сезонда Федерико Гарсио Лорканың “Бернард Альбның йорты”, Фәтхи Бурнашның “Яшь йөрәкләр”е, Максим Горькийның “Мещаннар”ы, Нурмөхәммәт Хисамовның “Йосыф һәм Зөләйха”сын уйнарга исәплиләр. “Бу бик җитди әсәр. Без аны яңартылган сәхнәбездә, яңа техник җиһазлар белән башкарып чыга алырбыз дип исәплим”,- ди баш режиссер Рәшит Заһидуллин. Моннан 4 ел элек галим Нурмөхәммәт Хисамов әсәрне театрга китергән булган. Баш режиссер әйтүенчә, авторга яңа сәхнәдә куерга вәгъдә иткәннәр. Исәпләре аны башка театрлардан да артистлар чакырып, яңа ут, тавыш җиһазлары кулланып тормышка ашыру.

Наил Алан

XS
SM
MD
LG