Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вьетнамда җимерелгән күпер күп корбаннарга китерде


Вьетнамның көньягында төзелүче яңа күпер җимерелде. Әлегә алынган мәгълүматларга күрә, 60 тирәсе кеше үлгән, йөздән артыгы яраланган.

Һәлакәт булган урында коткару эшләре дәвам итә. Фаҗига булган чакта күпердә булган байтак кына кеше һаман да хәрәбәләр астында кала.

Күпернең җимерелүе сәбәбе әлегә ачыкланмаган. Шулай да, көчле яңгырлар күпернең терәкләренә зыян салгандыр, дигән фаразлар бар.
XS
SM
MD
LG