Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Үз татарымыз”


Русия хөкүмәтендәге үзгәрешләр игътибар үзәгендә кала. Яңа хөкүмәт турында фикерләре белән бүлешеп Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов, яңа хөкүмәтнең оператив, конкрет һәм халык мәнфәгате өчен эшләвенә өмет белдерүен ирештерде.

Яңа хөкүмәттәге икътисадый үсеш министры Эльвира Нәбиуллина чыгышы белән Уфадан. Ул 1981нче елны урта мәктәп тәмамлаганнан соң Мәскәү дәүләт университетында укыган. Әлеге вазыйфага билгеләнгәнче экс-министр Герман Грефның урынбасары булган. Бу вакыйганы Башкортстан татарлары шатланып кабул итте. Чөнки Элвира Нәбиуллина татар милләтеннән.

XS
SM
MD
LG