Accessibility links

Экс-сенаторга — гаеп


Башкортстанның экс-сенаторы Игорь Изместьевның кулга алыну вакыты 2008нче елның 16нчы гыйнварына кадәр озынайтылды. Игорь Изместьев ике кешене үтертү һәм иминлек хезмәткәренә ришвәт бирүдә гаепләнә. Кеше үтертүдә гаепләнүе буенча берәү аңа каршы күрсәтмәләр биргән. Ул кеше үтерүләр буенча махсуслашкан “Кингисеп” төркеме башы Сергей Финагин. Сергей Финагин 90нчы еллардан Изместьев кулы астында эшләвен, аның бер кешене үтерү өчен 100 000 доллар акча түләвен белдергән.

XS
SM
MD
LG