Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан хакимиятләре саулык саклау өлкәсенә өстәмә акчалар бүлә


Казан Дәүләт думасы башкаланың саулык саклау өлкәсен заманча үзгәртеп коруның биш еллык программасын кабул итте. 2010 елга кадәр исәпләнгән шушы программа кысаларында сәламәтлек саклау үзәкләрен яңартып коруга шәһәр казнасыннан 2 миллиард сум акча юнәлтеләчәк.

Кабул ителгән документка ярашлы, башкаланың поликлиникалар челтәрен үстерү, ашыгыч ярдәм хезмәтен камилләштерү, хастаханәләр эшчәнлеген заманчалаштыру һәм башка шундый изге максатлар куела. Биш еллык программа нигезендә 60 поликлиника һәм хастаханә баштанаяк төзекләндереләчәк һәм 16 яңа саулык саклау үзәге файдалануга тапшырылачак.
XS
SM
MD
LG