Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия белән Көньяк Осетия чигендә атышлар булды


Грузия белән Осетия чигендә атнакичкә каршы төндә атышлар булды. Көньяк Осетия Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, Грузия хәрбиләре Цхинвалиның халык яшәгән төбәкләренә ут ачкан.

Грузиянең тынычлык көчләре батальоны башлыгы Мамука Курашвили исә үз ягыннан белдергәнчә, Көньяк Осетия хәрбиләре беренче булып үзләре Грузиянең Эредви һәм Эргнети авылларын утка тоткан.

Әлеге хәлне хәзер Ауропаның иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы белән тынычлык көчләре вәкилләре ачыкларга тырыша.
XS
SM
MD
LG