Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада зур шәһәрләр җитәкчеләре киңәшмәсе башланды


Уфада Башкалалар һәм зур шәһәрләр халыкара ассамблеясенең XI утырышы башланды. Җыен барышында шушы оешманың күргәзмәсе һәм Уфаны тәкъдим итү күргәзмәсе була.

Утырыш йомгаклары буенча Ассамблеянең эшчәнлеген нәтиҗәлерәк итүгә юнәлдерелгән каралар кабул ителәчәк. Шулай ук оешманың яңа җитәкче органнары да сайланачак.

Иртәгә медицина өлкәсенә кагылышлы конференция үткәрү дә каралган. Анда Уфада радиодулкынлы хирургияне үстерү мәсьәләләре тикшереләчәк.

Башкалалар һәм зур шәһәрләр ассамблеясе 1999 елда төзелә. Аңа Русиянең 64 башкаласы һәм зур шәһәре башкарма хакимиятләре җитәкчеләре керә. Ассамблеянең җитәкчесе – Мәскәү мэры Юрий Лужков.
XS
SM
MD
LG