Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нью-Йоркта Иранның атом программасы хакында фикер алышалар


Берләшкән милләтләр оешмасының Нью-Йорктагы эш үзәгендә Иминлек Шурасының даими әгъзалары булган биш илнең һәм Алманиянең чит ил эшләре министрлары Иранның атом программасына кагылышлы хәлне тикшерә.

Америка Кушма Штатлары дәүләт секретаре Кондолиза Райс, Тәһранга каршы яңа чикләүләр кертү өчен, чыгыш ясый. Әгәр Иран уранны баету эшләренннән баш тартмаса, ул атом бомбасы эшләүгә китерергә мөмкин. Шуңа да Иран җитәкчелеген бу эштән баш тартырга мәҗбүр итү кирәк, дип исәплиләр Вашингтонда.

Русия чит ил эшләре министры Сергей Лавров атнакич көнне белдергәнчә, МАГАТЭ оешмасы бу мәсьәлә буенча декабрь аенда үзенең яңа хисабын бәян итмичә, Мәскәү Иран атом программасына кагылышлы бернинди карар да кабул итмәячәк.
XS
SM
MD
LG