Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Мөслимә” оешмасы Тереза Камалова ярдәмендә ифтар мәҗлесе уздырды


1октябрьдә дүшәмбе көнне республикада Халыкара Өлкәннәр көнен бәйрәм итәчәкләр. «Игелек һәм хөрмәт көне» дигән исем астында быел 15көн буе Республикада Халыкара Өлкәннәр көненә багышланган чаралар үткәрелә. Мондый чараларда хөкүмәт тә, аерым оешмалар һәм төрле фондлар да бик актив эш алып баралар. Әмма алар турында массакүләм мәгълүмат чаралары тиешлечә яктыртып бармау сәбәпле, мондый чаралар күпләргә мәгълүм түгел.

Менә күптән түгел генә Татарстан Президенты тарафыннан бу Хәйрия елы нисбәтеннән Өлкәннәр көне уңаеннан РФ пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе бик зур чара оештырган. 150 ветеранны җыеп Түбән Новгород шәһәренә пароход белән Идел буйлап сәяхәткә алып барулары турында, бу сәяхәтән бик кәнагать булып кайткан Мөслимә Шәфыйк белдерүен, 26 сентябрь көнне Хуҗа Насретдин ислам кафесендә уздырылган Ифтар мәҗлесендә хәбәрчебез Мәликә Басыйр ишетеп кайтты.

Татарстан хатын-кызлары оешмасы исеменнән Аллаһы тәгаләнең бер рәхмәте белән миңа шундый бүләк эләкте булды быел. Бик бай эчтәлекле сәяхәт булды. Оештыручылар бик иманлы кешеләр булып, ризыкларыбыз тавык, балык, сыер ите белән тукландырдылар, бар җирдә дә, Аллһының рәхмәте яусын. Шундый сәяхәтләр , бәхетне тату барыгызга да насыйп булсын, Әлхәмдулилла!” диде Мөслимә Шәфыйк.

Ә менә “Йөрәктән - йөрәккә” дип аталган Хәйрия оешмасы ярдәмендә, Казан шәһәрендә “Мөслимә” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы өчен Ифтар мәҗлесен Мәскәүдә яшәүче Тереза Камалова уздырды. Әлеге язмабыз бу хакта.

Ифтар мәҗлесенең чыгымнарын каплаган Мәскәүдә яшәүче “Йөрәктән йөрәккә”дип аталган хәйрия фонды рәисе Тереза Камалова, бу мәҗлесне оештырырга Әльмира ханым Әдиятуллина җаваплылыгына тапшырган.

Рамазан аенда уздырылгын ифтар ашлары гадәттә, мөселманнарның үз йортларында һәм мәчетләрдә үтә иде. Бу чәршәмбе кичендә Париж Коммунасы урамында урнашкан Хуҗа Насретдин ислам кафесында узган ифтар мәҗлесенә “Мөслимә” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының җитәкчесе Әлмира Әдиятуллина 60 кеше җыйган булып чыкты.

Мәҗлескә килгән мөслимәләр Казан шәһәреннән генә түгел, ә Татарстанның төрле районнарыннан да, Татарстаннан читтә яшәүчеләр дә мөгаллимәләр, табибәләр, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең укытучылары , төрле уку йортларында белем алучы туташлар килгән иде.

Бары тик хәләл ризыклардан гына ашлар әзерләнгән ислам кафесендә үткән ифтар мәҗлесендә 60 кеше килде, дип башлады сүзен Әлмира Әдиятуллина.

“Рамазан ае белән барыгызны да котлыйбыз. Рамазан ае хөрмәтенә бу ифтар ашын үткәрүче кеше ул, “Йөрәктән йөрәккә” хәйрия фондын җитәкли торган Тереза Камалова. Сезнең күңелләрегезгә дә бер шатлык чаткысы булып, шатлык авазы булып бер якты нур булып барып ирешеп, бергәлектә татулыкта тормыш кичерсәк иде. Татарстаныбызда һәр хатын-кыз, һәр ана бөтен милләтләргә, бөтән дин тотучыларга да башка конфессиядәге кешеләргә дә без өлге булырга тиешбез, Татарстаныбыз бөтен галәмгә үрнәк булырга тиеш”, диде ул.

Шәригать кануннары буенча әзерләнгән өстәлдәге хәләл ризыклардан торган аш-су, җиләк-җимештән авыз итүдән гайре, мәҗлескә килүчеләр арасыннан сүз Татарстан Диния назәрәтеннән Татарстан мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншинага бирелде.

“Без барыбыз бергә менә шулай кулга-кул тотынышып, һәм һәрберебез үзенең кечкенә өлешен кертеп кенә Ислам диен күәтли алабыз”, диде ул.

Мәҗлестә фестивальләрдә җиңеп чыккан яшь кызлар тарфынннан да һәм өлкән яшьтәге абыстайлар тарфынннан да мөнәҗәтләр, Көръән сүрәләре, Йосыф кыйссасыннан өзекләр көй белән укылды. Мөгәллимәләр тарафынннан сабырлык, вакыт турында риваятьләр сөйләнде.

Мәҗлес ахырында Әлмира Әдиятуллина 14 октябрь көнне мөслимәләрне Матәм- Хәтер көненә чакырды. Һәм Сөембикә исемен мәңгеләштерүдә “ Без Сөембикә, Сөембикә!- дибез, әмма ләкин без Сөембикәнең хәтерен, аның истәлеген мәңгеләштерү турында нәрсә эшләдек?,.диде, һәм Казан үзәгендә мәчет төзетүне сорап Татарстан Президентына мөрәҗәгать хаты язырга булдылар.

Мәликә Басыйр

XS
SM
MD
LG