Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида Үзбәкстан кунаклары


Табигатьтә шулай яратылган ахры, кеше һәрвакытта уңай, мул тормышта яшәргә омтыла. Үз илендә уңышка ирешмәсә, бәхет эзләп, чит илләргә чыгып китүдән дә курыкмый. Татарлар да аерма түгелләр. Алар да, гомер бакый, бәхет эзләп , чит җирләргә киткәннәр. Ә читтә бәхет тапканнармы алар? Туган яклары белән бәйләнешләре өзелмәгәнме? Милли рухлары сакланып калганмы? Бүгенге көндә ничек яшиләр? Бу турыда ярты гасырдан артык элек Омски өлкәсе Большеречье районынның Тусказан авылыннан Үзбәкстанга күчеп киткән һәм шушы көннәрдә генә туган якларына кунакка кайткан Гөлҗиһан һәм Равил Фәхретдиновлар белән очрашып сөйләшү мөмкинлеге туды.

Үзбәкстанга Равил Фахрутдинов әти-әнисе белән 1952 елны Омски өлкәсеннән күчеп килгән булган. Анда урта мәктәпне тәмамлаган, аннан соң Ташкенттан ерак булмаган бер совхозда эшләгән. 1962 елны туган ягына кунакка кайткач, ул Гөлҗиһан исемле кызны очраткан, өйләнеп, аны Үзбәкстанга алып киткән Әлбәттә, яшь кыз чит җиргә тиз генә ияләнмәгән, әмма, берникадәр вакыт үткәннән соң, анда үз кешегә әйләнгән. Ташкент шифаханәсенә эшкә урнашкан, ул ябылгач, повар булып мәктәптә эшләгән.

Гөлҗиһан ханым белән Равил әфәнде хәзер икесе дә пенсиядә. Үзбәкстан акчасы белән икесенә 90 мең сум акча алалар. (Русия рубленә әйләндергәндә, 2500 рубль чамасы) . “Бу сумма яшәргә җитәме?”,- дигән сорауга Гөлҗиһан ханым “Җитә. Без үз өебездә яшибез бит. Хайван асрыйбыз, ат-сыер тотабыз. Җиләк-җимеш, яшелчә үстерәбез”, - дип җавап бирде. Фәхретдиновларның йорты шәһәр үзәгеннән 4 чакрым ераклыктагы поселокта. Алар өйләрендә генә бикләнеп ятмыйлар. Җирле халык белән дә, татарлар белән дә аралашалар, төрле бәйрәмнәрдә катнашалар.

Озак еллар үзбәкләр арасында яшәсәләр дә, туган телләрен онытмаганнар алар. “Теләсәләр, балалар мәктәпләрдә туган телләрен өйрәнә ала. Бездә татарлар өчен дә, кореецлар өчен дә, руслар, башка халыклар өчен дә мәктәпләр бар”, - ди Равил әфәнде.

“Яхшы булса да торган җир, сагындыра туган ил”, - дип, юкка гына әйтмиләрдер. Гөлҗиһан ханым белән Равил әфәнде дә, күчеп киткәннәренә күп кенә вакыт үтеп китсә дә, туган якларын сагыналар, еш кына кунакка кайталар. “Биредә туганнарыбыз яши. Без аларны да, туган ягыбызны да сагынабыз. Ике елга бер кайтырга тырышабыз. Хәлебез һәм сәләмәтлегебез булганда, киләчәктә дә кайтып торачакбыз”, - диләр алар.

Сания Мирхалеева, Омски

XS
SM
MD
LG