Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Татнефть” ширкәте Британия һәм Голландиянең Royal Dutch Shell нефть ширкәте белән килешү төзеде


Икътисад яңалыкларына килгәндә, Пәнҗешәмбе Әлмәттә, Татарстанның “Татнефть” ширкәте дөньяның иң абруйлы, Британия белән Голландиянең Royal Dutch Shell нефть ширкәте белән килешү төзеде. Килешүнең асылы, Татарстан җирендә битумлы нефть чыгару юнәлешен үстерү.Татарстан президентының җир асты байлыкларын куллану буенча киңәшчесе Ирина Ларочкина әйтүенчә бу эш, Татарстанда гадәти нефть табышының кимүенә каршы башкарылган.

Республика җирендә битумлы нефть табу тәҗрибәсе Татарстанда былтыр башланган. Нәтиҗәләр буенча узган ел якынча 3 мең тонна мондый нефтьылган. Ләкин аның үз бәясе генә менә гади нефтьән 50% артык икән. Бу күбесенчә аны чыгару юллары һә эшкәртүе авыр булуы белән бәйле. Шуңа күрә дә бу эштә һичшиксез дәүләт ярдәме кирәк ди Ирина Ларочкина.

Массакүләм мәгълүматларда таралган мәгълүматларга караганда бүгенге көндә республика җирендә 2 миллиардтан алып 7 миллирд тонна хәтлек битум бар икән. Ләкин белгечләр бу фикер белән килешмичә Татарстанда 21 миллиард тонна битум бар ди.

Премьер сүзләренчә, соңгы елларда республикада табигый битумнар табу мәсьәләсе турында җитди фикер алышына, зур әзерлек эшләре башкарылган. Хәзерге вакытка кадәр битумнар эшкәртүгә әлеге процессның кыйммәткә төшүе һәм тиешле технологияләр булмау сәбәпле керешелмәде, дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов. Ул билгеләп үткәнчә, әлеге өлкәдәге дөнья лидерлары тәҗрибәсен өйрәнгәннән соң, тендер игълан ителгән. Аның барышында стратегик партнерны җентекле сайлау үткәрелгән. Конкурс нәтиҗәләре Татарстан ягыннан белдерелгән теләкләрнең «Shell» корпорациясе тәкъдимнәре белән тәңгәл килүен күрсәткән.

Рөстәм Миңнехвнов республика җитәкчелегенең проектка ярдәм күрсәтергә әзер булуын раслады, шул исәптән салым ташламалары белән дә. ТР Хөкүмәте башлыгы “әлеге мәсьәләне без ил җитәкчелеге белән килештердек һәм хуплау алдык, чөнки бу шактый җитди проект”, диде.

Очрашу барышында шулай ук республикада 68 битумлы нефть чыгару урыннарын булдыруга ярдәм итәр өчен партнерлар булдыру максатыннан чит ил ширкәтләрә конкурс та оештырды.

XS
SM
MD
LG