Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Дәүләт Шурасының 33 утырышы узды


Җомга Татарстан Дәүләт Советының 33 утырышы узды. Көн тәртибенә 115 мәсьәлә кертелгән. Аларның дүрт дистәгә якыны республика кануннары проектлары. Утырышта каралачак төп мәсьәлә - «2007 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында»гы, «2007 елга республика мәҗбүри иминият фонды бюджеты турында» гы законнарга үзгәрешләр кертү. Шулай ук биредә торак – комуналь хезмәткә караган кануннарга, республика бюджет кодексына, мәгълүмат системалары һәм мәгълүматлаштыру турындагы кануннарга үзгәрешләр кертү каралды.Көн тәртибенә тәкъдим ителүче мәсьәләләрнең калганнары Россия төбәкләре парламентларының Дәүләт Думасына закон чыгару инициативалары, Россия Хөкүмәте, Парламентына мөрәҗәгатьләре, федераль законнар проектлары.

Утырыш барышында, бүгенге көнгә кадәр Премьер министрның беренче урынбасары вазыйфаларын башкаручы булып торган Борис Павлов, парламент тарафыннан бу урынга рәсми расланды.

XS
SM
MD
LG