Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саакашвили гаепләүләрне кире какты


Тифлис – Грузия президенты Михаил Саакашвили элекке саклану министры Ираклий Окруашвили аның исеменә белдергән гаепләүләрне кире какты. Чит ил сәфәрен өзеп ул бүген Грузиягә кайтты. Телевидениедә ясаган чыгышында Саакашвили, Окруашвили бу гаепләүләрнең "чи ялган" икәнен яхшы белә, диде.

Елекке министр президентны үз көндәшләрен юк итү ниятендә гаепләгән иде. Атнакич көнне Окруашвили, коррупциядә гаепләнеп, үзе кулга алынды.

Җомга көнне Тифлис үзәгендә меңләгән кеше җыелып моңа протест белдерде һәм вакытыннан алда сайлаулар үткәрергә чакырды.

Грузия мәхкәмәсе Окруашвилины 2 ай төрмәдә калдыррыга карар чыгарды.
XS
SM
MD
LG