Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сербия һәм Косово җитәкчеләре очрашты


Нью Йорк – Сербия һәм Косово җитәкчеләре узган төндә Нью Йоркта Косово төбәге язмышы мәсьәләсендә тәүге очрашуларын үткәрде. Халыкара арадашчылар катнашында үткән бу очрашу нәтиҗә бирмәсә дә, аның үтүе үзе генә дә уңай бәяләнә.

Сербиянең бер өлеше булган һәм күбесенчә албаннар яшәгән Косово төбәге үзенә бәйсезлек таләп итә. Сербия моңа кискен каршы чыга.

Европа Берлеге арадашчысы Вольфганг Ишингер, тарафлар 14 октябрьдә Бруссельдә кабат очрашырга килеште, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG