Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башка Русия" намзәт сайлый


Мәскәү – Бүген Мәскәүдә "Башка Русия" коалициясе корылтаенда оппозиция көчләре киләсе президент сайлауларына уртак намзәт сайлый. Безнең хәбәрчебез әйтүенчә, корылтай барган "Измайлово" концерт залы янына Кремль тарафлы яшьләр хәрәкәте активистлары җыелып, "Башка Русия" коалициясенә каршы шигәрләр кычкырган.

Элегрәк "Башка Русия" 43 төбәктә конференцияләр үткәргән. Андагы тавыш бирүләр нәтиҗәсендә, әлегә "Берләшкән ватандашлар фронты" җитәкчесе Гарри Каспаров алда бара. "Халык демократия һәм гаделлек өчен" дигән партия җитәкчесе Михаил Касянов аннан бераз гына калыша.
XS
SM
MD
LG