Accessibility links

Кайнар хәбәр

Окруашвили адвокатлары шикаять белдерде


Тифлис – Грузиянең элекке саклану министры Ираклий Окруашвилиның адвокатлары аны 2 айга төрмәгә утырту карарына шикаять белдерде. Бу карарны, Окруашвилига коррупциядә гаепләү белдергән прокуратура соравы белән, Тифлис мәхкәмәсе чыгарган иде.

Грузия оппозициясе элекке министрны акча бәрәбәренә иреккә чыгарырга һәм президент Саакашвили турында бар мәгълүматне халыкка җиткерергә мөмкинлек бирергә таләп итә.

Күптән түгел элекке министр президентны үз көндәшләрен юк итү ниятендә гаепләп чыккан иде. Президент бу гаепләвләрне кире какты.
XS
SM
MD
LG