Accessibility links

БМО вәкиле Мьянма оппозиция җитәкчесе белән очрашты


Янгон – Берләшкән милләтләрнең махсус вәкиле Ибраһим Гәмбәри Мьянманың демократик оппозиция җитәкчесе, Нобель бүләге иясе Аун Сан Су Ши белән очрашты. Илнең хәрби җитәкчелеге бу ханымны өй сагында тота.

Моңа кадәр Гәмбәри башкала Найльидо''да хунта җитәкчеләре белән очрашып, аларны демонстрантларга каршы көч кулланмаска өндәде.

Соңгы көннәрдә хөкүмәткә каршы демонстрацияләр куып таратылу нәтиҗәсендә кимендә 13 кеше һәлак булган, дистәләгәне яраланган, йөзләгән кеше кулга алынган.

Мьянманың барлык эре шәһәрләрендә хәзер дистәләгән мең хәрби һәм полиция көчләре кизү тота.
XS
SM
MD
LG