Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лев Гумилев каберенә Татарстаннан да чәчкәләр бәйләме салына


Бүген Санкт-Петербургта бөек галим Лев Гумилевның тууына 95 ел тулуны билгеләп үтәләр. Александр-Невский гыйбадәтханәсе биләмәсендәге каберенә олуг шәхесне искә алырга аның хезмәттәшләре, дуслары һәм шәкертләре килә. Татарстан хөкүмәте исеменнән дә мәшһүр галимнең каберенә чәчкәләр бәйләме салыначак.

Татарстанда Лев Гумилевның фәнни эшчәнлеген югары бәялиләр. Аеруча аның евразиячелеккә кагылышлы дөрес-хак гыйльми хезмәтләре дөньяда киң танылу алды.

Лев Гумилев танылган шагыйрьләр Анна Әхмәтова белән Николай Гумилевлар гаиләсендә 1912 елда Петроградта туа. Аның язмышы катлаулы була. “Халык дошманнары” дип нахак гаеп тагылган шагыйрьләрнең улына тормышта төрле киртәләрне үтәргә туры килә. Шулай да ул, барлык сынауларны үтеп, олуг галим була.

Лев Гумилевны искә алу чаралары алдагы көннәрдә дә дәвам итәчәк. 3-4 октябрь көннәрендә Санкт-Петербург дәүләт университетында һәм Смольный университетында, төрле төбәкләрдән килгән галимнәр катнашлыгында, гыйльми конференцияләр оештырыла.
XS
SM
MD
LG